Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ветераннар эшчәнлеге игътибарга лаек

Әлмәт районы чираттагы тапкыр республиканың ветеран оешмалары вәкилләрен кабул итте.

Кунакка Татарстанның төрле почмакларыннан 140 лап кеше килгән иде. Пенсия яшендәгеләрне берләштергән әлеге оешмаларның эшчәнлеге һәрдаим игътибарга һәм мактауга лаек. 

Соңгы ике елда өлкәннәрне МХО зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм оештыру кебек изге максат берләштерде. Районда эшләп килүче штабларның иң актив волонтерлары да алар. Шәһәребезнең «капкасы» саналган Габдрахман авыл җирлегендә узган күчмә утырыш барышында сүз нигездә шул турыда барды.

Татарстанның ветераннар (пенсионерлар) оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков бүгенге көндә республика буенча ике меңнән артык ветеран оешмасы барлыгын хәбәр итеп узды.

– Бүгенге очрашу урыны итеп юкка гына авыл җирлеген сайламадык. Владимир Яшанин җитәкчелегендәге Әлмәт районы ветераннар советының үзенең эшчәнлеген беренчел оешмалар белән шушындый тыгыз элемтәдә алып баруы үзенә күрә зур игътибарга һәм мактауга лаек. Без бирегә әлеге тәҗрибәне җентекләп өйрәнергә, үзара фикер алышырга, рәхәтләнеп сөйләшергә дип җыелыштык. Районда сугыш һәм тыл ветераннарын кайгырту, геройларның һәм данлыклы шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү буенча нәтиҗәле һәм системалы эш алып барыла.

Габдрахман авыл җирлеге мисалында без биредә гомер кичерүче өлкәннәргә нинди зур мөмкинлекләр тудырылуын күреп куандык. Әлбәттә, бу иң беренче чиратта шушы авылда туып-үскән шәхес – Шәфәгать Фахраз улының тырышлыгы. Район җитәкчесе Тимур Нагумановның да авыл җирлекләрендә яшәүче өлкәннәргә игътибары зур булуы күренеп тора. Безне шулай җылы, рәхәт итеп кабул иткәнегез өчен зур рәхмәт, - диде Хәбир Газиз улы. 

Владимир Яшанин бүгенге көндә районның ветераннар советы 45 мең пенсионерны берләштергән 101 оешманы үз эченә алуын хәбәр итте.

 – 37 авыл җирлегендәге ветераннар советы каршында гуманитар ярдәм җыю буенча актив эш алып барыла. Өлкәннәр тегәләр, бәйлиләр, акчалата ярдәм күрсәтәләр. Пенсия яшендәгеләрнең сәламәтлеген ныгыту өстендә дә эшлибез. Әлмәт җирлегендә барлыгы 10 физкультура-сәламәтләндерү клубы оешкан, пенсионерлар аларга бик теләп йөри. Республика һәм шәһәр күләмендәге ярышларда гел алдынгы урыннарны яулап барабыз, мәдәни чараларда да актив катнашабыз, - дип ассызыклады Владимир Иванович.

Күчмә утырышта катнашучылар Клементейкино авыл җирлеге каршында эшләп килүче ветераннар советының эшчәнлеге белән дә таныштылар. Хәзерге вакытта әлеге авылдан МХО зонасында дүрт егет хезмәт итә. Ике ел дәвамында гына да авыл халкы тарафыннан 250 мең сумлык 14 партия гуманитар йөк озатылган булган. Штаб җитәкчесе Екатерина Николаевна Туктамышева чик сакчылары, аеруча Сергей Евлеев белән тыгыз элемтә булдырган. Сергей гумконвойны илтеп җиткерүдә булышлык күрсәтә. Клементейкино әби-апалары махсус хәрби операөия зонасындагы егетләргә пенсияләреннән берәр мең сум акча да күчергәннәр, оекбашлар бәйләп, токмач кисеп һәм урын-җир комплектлары хәстәрләп озатканнар.

у уңайдан залда утыручылар Людмила Алексеевна Илларионовага, Раиса Ильинична Ермолаевага, Галина Ульдивановна Осиповага, Татьяна Дмитриевна Кузьминага. Елизавета Вячеславовна Исаковага, Зинаида Ильинична Уливановага, Елена Алексеевна Хәкимовага, Елена Васильевна Сидоровага, Нина Михайловна Каликовага, Маргарита Анатольевна Михайловага алкышларын юлладылар. 

Очрашу чын мәгънәсендә эчтәлекле, нәтиҗәле узды. Ветераннар оешмалары вәкилләре киләчәктә дә республикада яшәүче өлкәннәрнең тормышын яхшырту өчен кулга-кул тотынышып эшләргә вәгъдә бирделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса