Әлмәттә 400 нче парның никахы теркәлде
Яшь парлар тормышында иң мөһим көн – яшьләр көне белән туры килгән никах көне яшь гаиләләр өчен икеләтә бәйрәмгә әверелде.
Әлмәт шәһәренең ЗАГС идарәсендә 8 парның никахы теркәлгән, аларның берсе юбилейлы 400 пар булды.
Алар – Хөббәтуллин Наил Альберт улы һәм Айзилә Мияссар кызы.
ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре тантаналы теркәлү үткәрделәр һәм яшь парны чын күңелдән котладылар, яңа өйләнешкәннәргә гаилә иминлеге һәм үзара аңлашу, барлык теләкләрнең үтәлүен һәм һәр мизгелнең бәхет һәм шатлыкка бай булуын теләделәр. Яңа өйләнешкәннәргә дәүләт документы никахлашу турында таныклык тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа