Әлмәттә 2024 ел ахырына 125 мең «квадрат» торак төзеләчәк
Инде 73 мең квадрат м. файдалануга тапшырылган.
Әлмәттә коммерцияле күчемсез милек төзелеше төп роль уйный, дип язган үзенең телеграм-каналында район башлыгы Тимур Нагуманов.
План буенча 2024 ел ахырына кадәр 125 мең кв.м. төзү планлаштырыла. Бүгенге көнгә 73 мең кв. м. файдалануга тапшырылган.
Радищев урамында торак йорт төзү эшләре тәмамлана. Белгечләр территорияне төзекләндергән, балалар мәйданчыгы урнаштырган инде. Моннан тыш, җир асты парковкасы каралган. Йорт 24 гаиләгә исәпләнгән.
Шулай ук 2024 елда Төзүчеләр проспектындагы объект тапшырылачак. 14,4 гектар территориядә яңа микрорайон Ватанны саклаучылар урамында төзелә. Территориядә төрле катлы берничә торак комплекс төзелгән. Соңрак микрорайон кирәкле инфраструктура белән тәэмин ителәчәк. Беренче йортны 2024 ел ахырында ук тапшырырга планлаштыралар. Параллель рәвештә Болгар урамында микрорайон төзелә. Йортлар 2026-2027 елларда тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа