Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Фәхретдин боҗрасыннан башлап, юл участогы ябылган

Юл август уртасына кадәр ябык булачак.

Совет урамы буенча Фәхретдин боҗрасыннан Чехов урамына кадәр юл участогы 15 августка кадәр ябылачак. Бу хакта шәһәр активы киңәшмәсендә район башлыгы урынбасары Марат Гыйрфанов хәбәр итте. Спикер юлчыларның эше бу участок белән генә чикләнмәячәген әйтте.

"Юл эшләре буенча, бу сезонның соңгы ябылуы түгел. Фәхретдиннән Таһировка кадәр эш булачак", - дип белдерде җитәкче.

Марат Гыйрфанов шулай ук Совет урамында Радищевтан Чеховка кадәр хәрәкәт яңадан торгызылган, әмма әлегә ул тест режимында башкарыла, диде. Җитәкче әлеге участокта эшне июль аенда тәмамларга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса