Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә балалар һәм яшүсмерләр өчен ишегалды лагере бушлай эшләячәк

«Безнең ишегалды уеннары» лагере-балалар лагерына альтернатива.

3 июльдә Татарстанның җиде районында "Безнең ишегалды уеннары" лагере старт ала. Проект Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрендә эшли башлады.

Программада ишегалдында буш вакытларын үткәрүче балалар өчен уеннар, иҗади дәресләр һәм остаханәләр планлаштырыла.

Әлмәттә "Безнең ишегалды уеннары" лагере 3 июльдән 28 июльдә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча эшләячәк:

Ленин урамы, 111, П/к "Ракета";

Ленин урамы, 47, "Водник";

Түбән Мактама бистәсе, Достоевский урамы, 13, "Аэронавт" .

Барлык районнарда да ишегалды лагерына теләсә кайсы көнне теркәлеп, кушылырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса