Хәрби ялга кайткан.
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов махсус хәрби операциядә катнашучының хатынын кызлары тууы белән котлады. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гаиләдә чын мәгънәсендә икеләтә бәйрәм – кызлары тууы һәм әтинең ялга кайтуы.
Тимур Нагуманов бу вакыйганың гаилә тормышында онытылмаслык мизгел булуын билгеләп үтте һәм балага нык сәламәтлек, ә әти – әнисенә бәхет һәм иминлек теләде.
Фотода котлау һәм бүләк тапшыруның дулкынландыргыч мизгеле сурәтләнгән.
Фото: район башлыгының матбугат хезмәте