Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт хәрбиләргә тагын ике УАЗ автомобиле җибәрәчәк

Бу ике автомобильне исәпкә алып, муниципаль берәмлек сугышчыларга дүрт машина җибәрде.

Әлмәт районыннан махсус хәрби операция зонасына тагын ике «УАЗ» автомобиле җибәреләчәк. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» яза. 

Бу ике автомобильне исәпкә алып, муниципаль берәмлек сугышчыларга дүрт машина җибәрде. Әлмәттән "УАЗик"ларны  Ватанны саклаучылар көне алдыннан район башлыгы Тимур Нагуманов үзе баргач тапшырган иде. Кайткач, ул алгы сызыкта егетләрнең көнкүрешен күрсәтте.

Шулай ук Әлмәтнең тагын бер предприятиесе мобилизацияләнгәннәр  өчен 35 мич-буржуйка җитештергән. Буржуйкалар бинаны җылытырга, дымлы әйберләрне киптерергә мөмкинлек бирә.   Гомумән алганда, әлмәтлеләр җиде җибәрүне оештыргды. Гуманитар йөк җыюда предприятиеләр, эшмәкәрләр, гади әмәтлеләр катнаша.

"Активистларга һәм битараф булмаганнарга рәхмәт белдерәбез. Кемдер җылы оекбашлар бәйли, стекалар тукый, азык җибәрә, ә кемдер мич ясый. Һәркем үз мөмкинлекләре буенча ярдәм итә, гомуми эштә һәр игелекле импульс мөһим", - диләр шәһәр администрациясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса