Әлмәт ветеранына беренче группа инвалидлык бирделәр
Хезмәт ветераны янына шәһәр прокуроры Дамир Яфизов килде.
Әлмәттә 93 яшьлек ир-атка инвалидлыкның беренче төркемен рәсмиләштергәннәр, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Әлмәт прокуроры Дамир Яфизов район җитәкчелеге һәм социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә 93 яшьлек хезмәт ветераны янына бардылар. Ир-атка кирәкле шәхси гигиена чаралары алып килгәннәр.
Тикшерү комитеты Әлмәттә пенсионерга инвалидлык рәсмиләштермиләр дигән мәгълүматтан соң тикшерү эшен башлап җибәрде.
Фото: ТР прокуратурасы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа