Гаризалар 29 июльгә кадәр кабул ителә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы»ның территориаль идарәсенең профилактика бүлеге автомобиль йөртүче хатын-кызларны 2022 елның 3 августында узачак «АвтоЛеди-2022» машина йөртү осталыгы конкурсында катнашырга чакыралар.
Чара машина йөртү осталыгын арттыру, аварияләрсез йөртү, юл-транспорт һәлакәтләрен, юллардагы культураны арттыру, куркынычсызлык һәм техник грамоталылыкны профилактикалау, оста машина йөртүче хатын – кызларны ачыклау өчен үткәрелә.
Конкурста катнашу өчен 2022 елның 29 июленә кадәр гариза бирергә кирәк. Заявка тутырганда документлар күчермәләре: машина йөртү таныклыгы, транспорт чарасын теркәү турында таныклык, ОСАГО полисы, паспорт (фотография һәм прописка урыны белән битләр), пенсия иминият таныклыгы һәм башкалар булырга тиеш.
Тулырак мәгълүматны 43-96-18 телефоны буенча белергә мөмкин.