Депутат әлмәтлеләр белән очрашты
Җәмгыять

Депутат әлмәтлеләр белән очрашты

 "Балалар иҗат үзәге"ндә Әлмәт шәһәре һәм районы гражданнарын кабул итү үткәрелде.

Кабул итүдә дәүләт Светы депутаты Ренат Нугайбеков, торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Җәүдәт Әхнәф улы Сөләйманов катнашты.

"Бу көнне шәхси проблемалар һәм безнең шәһәрдә инфраструктураны үстерү мәсьәләләре, аерым алганда, тирәкләрне кисү һәм парковка урыннары буенча сораулар белән 10 кеше мөрәҗәгать итте. Һәр сорау ишетелде һәм шәхси тәртиптә тикшереләчәк", - дип хәбәр итә Ренат Нугайбеков.

Исегезгә төшерәбез, мондый очрашулар ай саен үткәрелә һәм аларга алдан ук "Бердәм Россия" партиясенең бүлекчәсендә язылырга мөмкин.


 

 

 

 

Фото: скриншот инстаграм