Җәмгыять

«112» экстрен-оператив хезмәтләрнең бердәм номерына апрельдә 129 мең шалтыру килгән

Әлеге елның апрелендә "112" экстрен-оператив хезмәтләр номерына Татарстанда 129 293 мөрәҗәгать килгән.

Экстрен хезмәтләргә мөрәҗәгатьнең 28% юл-транспорт хәлләре һәм җәмәгать тәртибен бозу белән бәйле, 26% - сәламәтлек начарлану белән бәйле.

Узган айда 36 меңнән артык вакыйгалар карточкалары ачылган. Операторның җавабын көтү вакыты 14 секунд тәшкил итә.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте