1 сәгатьтә 12 әлмәтле эләкте
Җәмгыять

1 сәгатьтә 12 әлмәтле эләкте

1 сәгать вакыт аралыгында Әлмәт автоинспекторлары 56 машина йөртүчене тикшереп, юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуның 12 очрагын ачыклады – шәһәрдә чираттагы тапкыр «Тоннель» операциясе булып узды.

Әлмәт ЮХИДИ бүлеге хәбәр итүенчә, 2 машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермичә хәрәкәт иткән, өчесенең дәүләт номерлары күренмәгән, ә 7 кеше җәяүлеләргә юл бирмәве белән инспекторлар «ятьмәсенә» эләккән.