Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 гыйнвардан сыра сатуга чик куелды

2013 елның 1 гыйнварда стационар булмаган сәүдә нокталарында спиртлы эчемлекләрне берәмләп сатуны тыючы закон үз көченә керде.

Исегезгә төшерәбез, узган ел «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияләр җитештерү һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү турында»гы федераль законга сыраны алкоголь продукциясе белән бер рәткә куючы үзгәрешләр кертелгән иде. 1 июльдән градусы югары булган сыраны (этил спирты күләме 5 процент һәм аннан артыграк булса) җәмәгать туклану предприятиеләре - ресторан, кафе һәм барлардан тыш, бөтен җирдә дә кичке 10 нан иртәнге 10 га кадәр сату тыелды. Мәгариф, спорт, мәдәният һәм медицина учреждениеләрендә, барлык төр җәмәгать транспортында да сыра сатуга чик куелды. Моннан тыш, сыраны балигъ булмаганнарга да сатарга ярамый.

Ә 2013 елның 1 гыйнварыннан закон таләпләре тагын да катгыйланды. Яңа елның беренче көненнән төнлә, ничә процентлы булуына карамастан, сыра һәм сыра эчемлекләрен сату тыелды. Стационар булмаган сәүдә объектлары исә, - аларга киосклар һәм башка шундый вак-төяк сәүдә нокталары керә, - күбекле эчемлекне хәтта көндезләрен дә сата алмаячак. Дөрес, законда стационар булмаса да, җәмәгать туклануы предприятиесе дигән статуска ия сәүдә нокталарына, әйтик, шашлыкханәләргә искәрмә ясалган. Аларда 16,5 градуска кадәрге алкоголь продукциясен сатарга рөхсәт ителә.

Тыелган вакыт яки (һәм) тыелган урында сыра саткан өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.16 маддәсе буенча штраф каралган. Вазифаи затлар һәм шәхси эшкуарлар өчен ул - 3-4 мең, юридик затлар өчен 30-40 мең сумга тәшкил итәчәк. Ике очракта да алкоголь продукциясе конфискацияләнергә мөмкин.
Ф.Хәсәнова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса