Әлмәттә шәһәр студентларының V съезды узды
Уку йортлары ярминкәсе оештырылды, анда көллиятләр, техникумнар һәм югары уку йортлары үзләренең белем бирү программаларын һәм инновацион проектларын тәкъдим итәләр.
"Адымнар-Әлмәт" полилингваль гимназиясендә шәһәр студентларының V съезды узды.
Гимназиянең икенче катында уку йортлары ярминкәсе оештырылды, анда көллиятләр, техникумнар һәм югары уку йортлары үзләренең белем бирү программаларын һәм инновацион проектларын тәкъдим итәләр.
Узган ел Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы студентлары командасы «Беренчеләр хәрәкәте» белән бергә 227 мең сум күләмендә Росмолодеж грантын отты. Проектның максаты- балалар йортларындагы, балалар бакчаларындагы, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күләгә театрын күрсәтүне оештыру.
Шулай ук шәһәр студентларының V съезды кысаларында «Студентлар лигасы» яшьләр иҗтимагый оешмасының Әлмәттәге җирле бүлекчәсе рәисе сайланды.
Әлмәтнең 8 урта һөнәри һәм 2 югары уку йортында белем алучы яшьләрнең гомуми саны 9 меңгә якын кеше тәшкил итә. Аларның 7 меңнән артыгы көндезге форматта укый.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова съездда катнашучыларны сәламләде һәм студентларга уңышлар теләде.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia