Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәттә балалар бакчаларын һәм мәктәп азык-төлек блокларын капиталь ремонтлауга 100 миллионга якын акча бүлеп бирелгән

Быел республика программасы кысаларында Әлмәт районында ике балалар бакчасына капиталь ремонт ясалачак.

Быел республика программасы кысаларында Әлмәт районында ике балалар бакчасына капиталь ремонт ясалачак: 8 Март ур., 34 нче йорт буенча урнашкан «Ләйсән» 50 нче балалар бакчасы һәм Кичүчатта Яшьлек ур., 2 нче йорт буенча урнашкан «Ләйсән» балалар бакчасы.

Ремонт кысаларында монда түбәләрне яңарту, инженерлык челтәрләрен (кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, канализация, электрика) модернизацияләү, шулай ук ишекләрне һәм идәннәрне алыштыруны да кертеп, комплекслы эшләр башкару планлаштырыла. Моннан тыш, стеналарны һәм түшәмнәрне бизәү, шулай ук санитария узелларын ремонтлау каралган. Эшләрнең гомуми бәясе 68 миллион сум тәшкил итәчәк.

Программа кысаларында шулай ук ике авыл мәктәбендә — Миңлебай һәм Ямаш мәктәпләрендә 29 миллион сумлык азык-төлек блокларын ремонтлау планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса