Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районында балалар лагере ремонт көтә

Сәламәтләндерү комплексы җитәкчелегенә җәйге ялның альтернатив вариантларын эшләргә кушалар.

Әлмәт районында "Березка" балалар лагерен ремонтлаячаклар, эш 2025 елга планлаштырылган. Бу хакта шәһәр активы киңәшмәсендә балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Илнур Фәсхетдинов үз докладында сөйләде. Җитәкче лагерьның хәзерге вакытта консервациядә булуын һәм эшләмәвен ачыклады. Җавап итеп, район башлыгы урынбасары Марат Гыйрфанов балаларның җәйге сәламәтләндерү ялын оештыруның альтернатив вариантларын эшләргә кушты.

"2025 ел ерак, икенче сезон лагерь эшләми, бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Эш оештырылсын өчен инициативалар эзләгез", - диде Марат Гыйрфанов.

"Березка" сәламәтләндерү комплексының балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе структурасына керүе билгеле. 2008 елдан бирле эшли. Элек комплекс базасында ял итү җәйге вакытта гына оештырылган иде. Сезон дәвамында 4 профильле смена үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса