Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә барлык фәннәр буенча бердәм уку программалары кертелә

Министр 10нчы һәм 11нче сыйныф укучылары өчен дә барлык фәннәр буенча бердәм дәүләт дәреслекләре булдырылачагын искәртте.

1 сентябрьдән үк Россия мәктәпләрендә барлык фәннәр буенча бердәм белем бирү программалары барлыкка киләчәк. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.

«Бүген Россия Мәгариф министрлыгы барлык уку предметлары буенча федераль эш программаларын федераль төп гомуми белем бирү программаларына (ФООП) кертү турында боерыклар әзерләде. Бирегә шул исәптән туган тел һәм ана теле әдәбияты һәм тирәнтен дәрәҗәдә өйрәнелергә мөмкин булган предметлар да керә. Киләсе уку елыннан барлык фәннәр буенча федераль программалар кертелә», - дип китерә ведомствоның матбугат хезмәте җитәкче сүзләрен.

Кравцов мондый программаларны кертү буенча методик киңәшләрнең төбәкләргә җибәрелүен әйтте. Министр 10нчы һәм 11нче сыйныф укучылары өчен дә барлык фәннәр буенча бердәм дәүләт дәреслекләре булдырылачагын искәртте.

  • Быелның гыйнварында РФ Президенты Владимир Путин тарих һәм җәмгыять белеменең яңа дәреслекләрен һәм методик әсбапларын, шул исәптән башлангыч сыйныф укучылары өчен дә, эшләргә кушкан иде.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса