Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәптә Сабан туе

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында 19 майда Сөләй урта мәктәбендә «Кече Сабантуй» үткәрелде.

Сабантуй – халкыбызның иң яраткан милли бәйрәме. Әлеге хезмәт бәйрәмендә  халыкның матур гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре һәм йолалары бергә кушыла.

Мәктәп мәйданчыгында уздырылган Сабантуйда укытучылар һәм укучылар белән бергә «Әкият» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты. Мәктәп директоры Г.А. Җәләева барлык катнашучыларны, кунакларны бәйрәм белән котлады, Россия халыкларының бердәмлеген ныгытуда мондый чараларның әһәмиятен ассызыклады. Чара башында бәйрәмгә бүләкләр җыю йоласы – «Сөрән» уздырылды. Барлык сыйныф укучылары да милли киемнәрдән һәм күчтәнәчләр белән кил-гәннәр. Алып килгән яулык-ларны, сөлгеләрне колгага бәйләделәр. Сабантуй вакытында үзенчәлекле халык уеннары һәм бәйгеләр, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, милли көрәш, «ат чабышлары», көянтә белән су ташу, аркан тарту, капчык киеп сикерү кебек төрле ярышлар оештырылды. Укучылар ярышларның һәр төрендә дә актив катнаштылар, үзләренең җитезлекләрен, һәм осталыкларын күрсәт-теләр. Бәйрәм ахырында һәр бала истәлекле бүләк алды.

Гөлмирә Гәрәева, Сөләй урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса