Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә «Театр – мәгърифәтнең көзгесе» театр бәйгесе узды

Җиңүчеләрне Әлмәт театрында бүлкләделәр.

Бәйрәм һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр

Укучыларның коммуникатив һәм иҗади сәләтләрен үстерү, туган тел укытучыларының, тәрбиячеләрнең тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан, Әлмәт татар дәүләт драма театры белән берлектә, 1 апрельдән 17 майга кадәр IV «Театр – мәгърифәтнең көзгесе» дип исемләнгән балалар һәм укытучылар, тәрбиячеләр театр коллективлары арасында муниципаль бәйге оештырылды.  17 майда Әлмәт татар дәүләт драма театрында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

4 нче «Дуслык» балалар бакчасы, 10 нчы мәктәп, Югары Мактама төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары театр коллективлары сәхнәдә үзләренең актёрлык осталыкларын, сәхнә мәдәниятын күрсәттеләр.



Балаларны театр белән мавыктыру миссиясе бик катлаулы. Укучылар театр коллективлары җитәкчеләренә рәхмәт хисләрен җиткерәсе килә: укытучылар балаларның сәләтен күреп, аларны туплап, театр сәнгате серләренә төшендерә алганнар, дип хәбәр итә оештыручылар.

Бүләкләү тантанасын театр артистлары чыгышы, «SӘLӘT» хореографик коллективы (5 нче гимназия, җитәкчесе Сәрварова Луиза Дамир кызы) биюләре, 1 нче лицей-интернат директор урынбасары Мухамедова Гөлнара Илгизәр кызы, Хасанов Динарның (8А сыйныф) җырлары, Шавалеев Амильнең (1 нче лицей-интернат 10А сыйныф) моңлы итеп баянда, Артемьев Борисның (2 нче лицей 9Б сыйныф) саксофонда  уйнавы,  Миргалиев Ринат, Хуҗин Искәндәр, Каһиров Ибраһимның сәнгатле итеп шигырь сөйләүләре дә тантананы бизәде, тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте.

65 нче “Бөдрә тал” балалар бакчасы тәрбиячеләре, 16 нчы, Түбән Мактама 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәпләре укытучыларының финал чыгышлары бәйгенең дулкынландыргыч өлеше булды. Жюри үзешчән артистларның чыгышларын һәм режиссерларның‒ туган тел укытучыларының хезмәтен югары бәяләде.

Бәйгенең иң тантаналы мизгеле катнашучыларны бүләкләү булды.

Җиңүчеләр‒ укытучы, тәрбиячеләрнең театр коллективлары арасында:

I урын‒16 нчы мәктәп (җитәкчесе Ихсанова Л.Ф.);

II урын‒ 65 нче “Бөдрә тал” балалар бакчасы  (җитәкчесе Ямалиева Ф.Л.); 

II урын‒10 нчы мәктәп (җитәкчесе Фарукшина Г.К.);

III урын‒ Түбән Мактама 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе  (җитәкчесе Кәримова Р.Н.)

«Гаилә кыйммәтләрен саклау» номинациясендә җиңүче‒ Тайсуган төп гомуми белем бирү мәктәбе (җитәкче Галимова А.Л.);

«Гореф-гадәтләрне саклау» номинациясендә җиңүче‒ Татарстан нефтенең 70-еллыгы исемендәге 25 нче мәктәп (җитәкче туган тел укытучылары).

Балалар театр коллективларыннан:

балалар бакчасы арасында: 4 нче “Дуслык” балалар бакчасы (җитәкчеләре Ибраһимова Э.Ю., Зәкиҗанова Л.Җ.);

1-4 сыйныфлар арасында: 10 нчы мәктәп  (җитәкчесе Фарукшина Г.К.);

5-8 сыйныфлар арасында: Югары Мактама төп гомуми белем бирү мәктәбе (җитәкче Закирова М.Ә.);

9-11 сыйныфлар арасында: Р.Фәхреддин исемендәге 1енче гимназия (җитәкчесе Гаптулхакова Г.Я.)

 

Фото: Әлмәт мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса