Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә мәктәпкәчә белем бирү педагоглары очрашты

Семинарда Әлмәт һәм Татарстан республикасының көньяк–көнчыгышындагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм педагоглары катнашты.

Шәһәрнең 1 нче "Бәләкәч" балалар бакчасында "Татнефть һәм балачак. Киләчәк белән диалог" төбәк семинар-практикумы узды. 


Сәламләү сүзе белән мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гайфуллина Инна Викторовна чыгыш ясады. Ул шулай ук «Педагог һәм остаз» елында уңай тәҗрибә уртаклашу буенча ешрак очрашырга кирәклеген билгеләп үтте.


Семинар барышында Әлмәт шәһәре мәгариф учреждениесе җитәкчеләренең эш тәҗрибәсеннән чыгышлар, 1нче «Бәләкәч» мәгариф учреждениесе педагогларының мастер-класслары тәкъдим ителде.


Семинар ахырында «Татнефть» ААҖнең социаль программалар бүлеге башлыгы урынбасары Есина Диана Александровна барлык кызыклы идеяләрне хуплады һәм әлеге очрашуларны тәҗрибә уртаклашу буенча дәвам итәргә тәкъдим итте. Әлеге проектны гамәлгә кертүнең мөһимлеген ассызыклады.


"Әлмәт педагоглары хезмәттәшләреннән бик күп уңай бәя алды",- дип хәбәр итә Әлмәт районы мәгариф идарәсе. 

 

 

Фото: Әлмәт мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса