Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтлеләр республикакүләм «Әдәби туган як» темасына педагогик укуларда җиңү яулады

Чара Җәлил бистәсендә узды.

28 нче февраль көнне Сарман районы Җәлил посёлогының 2 нче урта мәктәбендә С.Рафыйковның тууына 110, Г.Зәйнашеваның тууына 95 ел тулуга багышланган республикакүләм "Әдәби туган як" темасына педагогик укулар үткәрелде. Әлмәт районы һәм шәһәре мәктәпләре укытучылары һәм укучылары актив катнашты һәм зур җиңүләргә иреште. Мәмәт төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Ихсанов Айгиз (җитәкчесе Л.Н.Ситдикова), Түбән Мактама 2 нче урта мәктәбенең 5а сыйныф укучысы Кәримова Камилә (җитәкчесе Кәримова Р.Н.) җиңүче дипломнарына, Яңа Кәшер мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Ортыкхолова Лилиана (җитәкчесе Шайхулова А.И.) һәм Әлмәт шәһәре 10 нчы мәктәбеннән 1 нче сыйныф укучысы Латыпов Әмир (җитәкчесе Сабирҗанова З.Ф.) призёр дипломнарына ия булды. 

 

 

Фото: Әлмәт районы мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса