Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә машина төзелеше буенча республика олимпиадасы узды

Чара «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

28 февральдә Әлмәт политехник техникумы базасында «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Машина төзелеше»15.00.00 белгечлекләренең  һөнәри осталыгы буенча республика олимпиадасы узды.

Ярышларда Бөгелмә, Чаллы, Лениногорск һәм Әлмәт урта һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 8 студент катнашты. Булачак инженерлар тест сорауларына җавап бирделәр, профессиональ бурычларны үтәделәр. Йомгаклау нәтиҗәләре буенча 1 урынны Әлмәт политехник техникумы студенты Артур Гарипов алды. 2 һәм 3 призлы урыннарны Бөгелмә машина төзелеше техникумы студенты Александр Мальцев һәм  Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумыннан Данил Назаров яулады.

«Белгечлек буенча иң яхшысы номинациясендә Лениногорск нефть техникумыннан Данила Матвеев һәм Әлмәт политехник техникумы студенты Андрей Васильев җиңүче дип табылды.

Чара ахырында олимпиадада катнашучылар һәм аларның укытучылары түгәрәк өстәл форматында укучыларны машина төзелеше кластеры белгечлекләренә һәм йомгаклау дәүләт аттестациясенә әзерләүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса