Очрашу табигать кочагында узган.
3 гыйнвар көнне "Вертикаль" берләшмәсе укучылары өстәмә белем бирү педагогы Сергей Семенович Игнатьев җитәкчелегендә балаларның ата-аналары белән бергә “Комлы карьер” туристик укыту-тренировка полигонына сәяхәт иткәннәр. Анда аларны әкият геройлар көткән. Әкият геройлары көтеп алынган очрашуга бик шатланып, яңа ел бүләкләре тапшырганнар. Чарада катнашучылар әйлән-бәйлән уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, таудан шуганнар.
Фото: "Яшь техниклар станциясе"