Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә яшь ярымлык бала ансамбльгә исем биргән

Район Мәдәният йортында оешкан «Идельяр» ансамбле шушы көннәрдә «Татар моңы-2017» телевизион халыкара татар җыры яшь башкаручылар конкурсында катнашып, гала-концертка узды һәм дипломант булуга иреште.

Әлмәтебез данын лаеклы яклап кайткан яшь ансамбль турында әле күпләр ишетергә дә өлгермәгәндер. Былның май аенда гына барлыкка килгән әлеге төркемдә барлыгы ун кеше: өч егет һәм җиде кыз җырлый. Төрлесе төрле җирдә эшләсәләр дә, һәммәсе дә иҗатка, туган телебезгә, сәнгатебезгә, мәдәниятебезгә гашыйк. Ансамбльгә нигез салучы, район Мәдәният йортының иҗади бүлек мөдире Эльвира Штарк: «Безнең арада белем бирү, нефть өлкәсендә эшләүчеләр дә, фотограф та бар», – ди. Аның сүзләренә караганда, алар көндәлек эш-мәшәкатьләре тыгыз булса да, вакыт табып (күбесе гаиләле), атнага ике мәртәбә эштән соң кич белән репетициягә җыелалар (репетиция Түбән Мактама Мәдәният йортында үтә). Ансамбльнең исеме белән кызыксынмый булдыра алмадым

– Безнең үз «талисман»ыбыз бар. Төркемдә җырлаучы кызыбыз Гөлнараның Идел исемле яшь ярымлык баласы ул, – дип көлде Эльвира. – Калдырыр кешесе булмагач, ул аны үзе белән йөртә, сабый барыбызга да ияләнде инде, кулдан кулга йөри. Идельяр шуннан барлыкка килде – Идел һәм без аның ярлары.

«Идельяр»ның репертуары халык җырларыннан тора. Максаты – татар мәдәниятен саклау, халык авыз иҗатын үстерү. Ансамбль оешуга әле нибары ярты ел гына булуына карамастан, «Татар моңы-2017» конкурсыннан тыш, алар инде «Чатыр тауда жыен» төрки халыклар фольклоры, «Туган авылым җырлый» төбәкара, «Татарстан – туган йортым» республика фестивальләрендә катнашырга өлгергән. Киләчәккә планнары да зурдан. Европа Сабантуена барып, чыгыш ясарга хыяллана алар, февраль аенда Краснодар шәһәрендә узачак бәйгедә катнашырга ниятлиләр. Тик әлегә юл чыгымнарын каплау өчен иганәчеләр ярдәме генә җитеп бетми икән. Гомумән, эшчәнлеген яңа башлап җибәргән яшь ансамбльгә ярдәм кирәк.

– Без һәр нәрсәне бергәләп эшлибез. Һәммәбез дә төрле идеяләр белән янып йөри. Музыка, хореография, костюм – барысы да үзебезнеке. Иң мөһиме, матди яктан тоткарлыклар булмасын иде. Әле менә костюмнар тектереп йөрибез, анысы өчен Мәдәният идарәсе хисабына башкарыла, – ди Эльвира. – Беренче адымнарны ясарга булышканнары һәм безне хуплаганнары өчен район Мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Беляевага һәм Түбән Мактама Мәдәният йорты мөдире Рәисә Баһаутдиновага ансамбль исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм.

Халкыбызның бүгенгесе белән киләчәген тоташтыручы, милләтебезнең иң акыллы, моңлы егет-кызларына исә «афәрин!» диясе генә кала. Иҗат киңлегендә зур уңышлар юлдан булсын сезгә!

Сөмбел МОГЫЙНОВА

Р.S. «Идельяр» ансамбле үз төркеменә җырлаучы, татарча иркен аралашучы, репетицияләргә һәм чыгышлар ясарга буш вакытын кызганмаучы 23-29 яшьтәге ир-егет эзли. Нинди дә булса музыкаль инструментта да уйный белсә, гомумән, иҗатка гашыйк кеше булса, тагы да хуплана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса