«Ялкын» мәктәп медиа фестивале командасы Әлмәттә
Риза Фәхреддин исемендәге гимназиядә татар бала-ларының «Ялкын»ы кунакта булды.
«Ялкын» мәктәп медиа фестивале командасы Әлмәттә
Риза Фәхреддин исемендәге гимназиядә татар бала-ларының «Ялкын»ы кунакта булды.
Әлеге очрашу кысаларында оештыручылар фестиваль тәкъдим иткән уникаль мөмкинлекләр турында сөй-ләделәр, шулай ук яшүсмерләр өчен иң якты медиа вакыйгаларның берсендә ничек катнашырга кирәклеге турында файдалы мәгълүмат белән уртаклаштылар.
«Ялкын» мәктәп медиасының беренче республика патриотик фестивале – яшь журналистларга ярдәм итүгә һәм мәктәп медиаүзәкләрен үстерүгә юнәлдерелгән яңа проект.
-Фестивальдә Татарстанның гомуми белем бирү учреж-дениеләреннән мәктәп медиа командалары – газета, журнал, радио һәм телестудияләр, SMM-проектлар һәм башка форматлар чакырыла. Анда 12-18 яшьлек укучылар катнаша ала, - диде журналның баш мөхәррире Энҗе Габдуллина.
Фестиваль өч этапта узачак:
гариза бирү этабы-2026 елның февраль-март айлары;
сайлап алу этабы-2026 елның марты;
финал Казанда-2026 елның апреле, анда катнашучыларны белем бирү треклары, иҗади сессияләр һәм проектларны яклау көтә.
Ике төп номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк: «Рус телендә мәктәп медиасы» һәм «Татар телендә мәктәп медиасы». Фестивальнең төп бүләге-«Үзебезнекеләр өчен тур» Бөтенроссия социаль туристик маршруты кысаларында сәфәрне күздә тоткан «Иң яхшы мәктәп ММЧ»Гран-приы.
Жюри шулай ук журналист материалы, радиопроект, видеорепортаж, медиа дизайны, SMM, фото - һәм видеоконтент һ.б. номинацияләрдә иң яхшыларны сайлап алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia