Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт музыкаль коллективы бөтенроссия конкурсының финалисты булды

Финал гала-концерты 4 декабрьдә Мәскәүдә Добрынин башкару сәнгате үзәгендә узачак. Катнашучылар жюри кушуы буенча фольклор композицияләр һәм номерлар тәкъдим итәчәкләр. Җиңүчеләр акчалата бүләкләр алачак.

🎼 🎹Әлмәт музыкаль коллективы бөтенроссия конкурсының финалисты булды

«Вся страна» II бөтенроссия этник музыка конкурсының тугыз финалистының исемнәре билгеле булды.  Конкурс Россия халыкларының милләтара татулыгын һәм бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән. Конкурс финалистларының берсе Әлмәтнең «Кадим Әлмәт» этномузыкаль коллективы булды.

Быел ялгыз башкаручылардан һәм төбәкләрнең этник музыкасын тәкъдим итүче коллективлардан 230дан артык гариза килгән. Россиядән һәм якын чит илләрдән килгән күренекле мәдәният эшлеклеләреннән торган жюри һәр федераль округтан һәм РФ Яңа территорияләреннән берәр катнашучы сайлап алды. 

Финал гала-концерты 4 декабрьдә Мәскәүдә Добрынин  башкару сәнгате үзәгендә узачак.  Катнашучылар жюри кушуы буенча фольклор композицияләр һәм номерлар тәкъдим итәчәкләр. Җиңүчеләр акчалата бүләкләр алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса