Әлмәт районында Бөек җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды
Күргәзмәдә авторның 55 квартирасы урын алган.
Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендәге 2нче сәнгать мәктәбендә Татарстан рәссамнәр берлеге әгъзасы Рөстәм Әхмәтовның «Заманнар һәм буыннар багланышы» дип аталган күргәзмәсе ачылды.
⠀
Күргәзмә Бөек җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Аны Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев тәкъдиме белән 2нче сәнгать мәктәбе коллективы һәм Әлмәт районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе оештырган. Бәйрәмгә Казаннан, Әлмәттән, Яр Чаллыдан, Бөгелмәдән, Лениногорскидан, Җәлил бистәсеннән Рөстәм Әхмәтовның иҗатташ дуслары җыелган иде.
⠀
Күргәзмәне Әлмәт районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сиринә Җиһаншина һәм сәнгать мәктәбе директоры Альбина Кәримова ачып җибәрделәр. Рөстәм Әхмәтов үзенең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде. Ул 1951 елның 25 августында Түбән Мактамада туган. 1963 елда Әлмәттә сәнгать мәктәбе ачылгач, ул шунда укырга керә, рәсем сәнгате, скульптура, композиция һәм сәнгать тарихы нечкәлекләрен өйрәнә.
⠀
⠀
«Татнефтепромхим», Миңлебай газ эшкәртү заводында, «ТатАИСнефть»тә эшли. 2013 елда «Татарстанның кара алтыны» бәйгесендә беренче урынны ала. Бу аны илһамландыра һәм күп тә үтми Рөстәм Әхмәтов Татарстан Рәссамнар берлегенә керә.
⠀
Күргәзмәдә авторның 55 картинасы урын алган. Алар арасында натюрморт, пейзаж, портрет һ.б. жанрлардагылары бар. Бигрәк тә Габдулла Тукай иҗатына багышланган эшләре, шагыйрә Клара Булатова һәм музыкант Юрий Башмет портретлары игътибарны үзенә җәлеп итә.
⠀
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia