Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Аваздаш» театр фестивале уңаеннан матбугат конференциясе булды

Әлмәт нефтьчеләр башкаласы гына булып калмыйча, күптән инде сәнгать ягыннан да зур шәһәрләр белән тиңләшерлек үсеш алды.

 

«Аваздаш» театр фестивале уңаеннан матбугат конференциясе булды.

Әлмәт нефтьчеләр башкаласы гына булып калмыйча, күптән инде сәнгать ягыннан да зур шәһәрләр белән тиңләшерлек үсеш алды. Әлбәттә, бу нефтьчеләргә бәйле. Ни генә дисәң дә, коры энтузиазм белән әллә ни ерак китеп булмый. Теләкне, хыялны гамәлгә ашыру өчен матди мөмкинлек кирәк. Шуңа да заманча сәнгатьне дөньяга чыгару өчен башкала яшьләре Әлмәткә тартыла. Тагын шул ягы бар, безнең үзебезнең театр ныклы нигезен саклаган хәлдә заман белән бергә атлый, татар театр сәнгатенең данын дөньяга таныта. «Алтын тәңкә»нең икенче ягы шул түгелме икән әле?!

Нефтьчеләрнең Хәйрия фонды җитәкчесе Эльмира Газизова кунакларны һәм журналистларны сәламләп, нефтьчеләребезнең иҗатка керткән өлешләре, әлеге проектның әһәмияте турында әйтеп үтте.

Әйе, 1-3 ноябрьдә буласы «Аваздаш» театр фестивале ул нефтьчеләрнең Хәйрия фонды ярдәме белән эшләнгән проект. Фәнни эзләнүләр, мифологик һәм иҗади шартлылыкка корылган театраль лаборатория кысаларында атаклы рәссам Бакый Урманче иҗаты «Бакый» дип аталган музыкаль тамаша (реж. Т.Имаметдинов), үзебезнең Чичәнбикә шагыйрәбез Клара Булатова һәм классик әдибебез Хәсән Туфан мөнәсәбәтләре «Мин түгел» (авт. Й.Миңнуллина) дигән шигъри роман форматында күрсәтелә. Сер итеп кенә әйтәм, үзебезнекен үзебезнеке гәүдәләндерә, Камал театрындагы Әлмәт кызы – Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Фәйзуллина. Шуны да әйтергә кирәк, тамаша чараларының күбесендә әлмәтлеләр.

«Нәкыш» бию тамашасы (хореог. Н.Батулла) – ул чын бизәк. Ул тормышның үзен гәүдәләндерә. Комга да, тырыша-тырыша нидер ясыйсың, бизисең дә, мизгел эчендә юкка чыгарга мөмкин. Тормышта да шулай түгелмени? Бик тирән фәлсәфә салынган монда. «Балбаллар» физик тамашасы да Нурбәк Бутулла эше. Әйе, күпләргә таныш әкиятче бабай Рабит Батулланың малаеның иҗат җимеше.

Болардан тыш мастер-класслар, экскурсия, лекцияләр каралган. Бер сүз белән әйткәндә, милли сәнгатьне яшьләр заман призмасы аша күрергә һәм күрсәтергә тели. Карарга кирәк!

Конференция исә, гадәти булмаган рәвештә, чәй табыны артында булды. Ач карынга нәрсә генә сөйләшеп була инде?! Яшьләрнең башы эшли шул.

 

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса