Музыка, һөнәрчелек, мода: Әлмәттә «Каракүз» фестивале ничек башланды
Фестиваль 3 августка кадәр дәвам итәчәк.
Әлмәттә «Каракүз» этномодернының бишенче юбилей фестиваленә старт бирелде. Бәйрәмнең беренче көне традицион мәдәният, иҗади эзләнү һәм үз-үзеңне белдерүнең яңа формалары дөньясына чумды.
Фестиваль 3 августка кадәр дәвам итәчәк һәм бөтен шәһәр буйлап 18 тематик мәйданчыкны берләштерәчәк. Кунакларны концертлар, театр һәм анимация премьералары, күргәзмәләр, маркетлар, мастер-класслар, урам чыгышлары һәм гастрономия ачышлары көтә. Болар барысы да-этник эстетика һәм заманча мәдәни практикалар кысасында.
Ачылу көнендә үзәк мәйданчык «Каракүз» скверы булды, анда иртән матур этномаркет ачылды. Кулдан эшләү осталары милли традицияләр белән рухландырылган әйберләр тәкъдим иттеләр. Килүчеләр халык уен коралларында уйнап карадылар, биергә өйрәнделәр һәм борынгы уеннарда катнаштылар.
Кичәнең кульминациясе Россиянең төрле төбәкләреннән этноколлективлар катнашында масштаблы концерт булды. Тамашачылар артистларны җылы каршы алдылар, заманча аранжировкада халык көйләре яңгырады, ә сәхнә мәдәниятләрнең чын очрашуына әверелде.
Анимация мәктәбендә параллель рәвештә «Анимация как стиль жизни» республика интенсивының беренче көне узды. Бирегә Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән яшь аниматорлар һәм студентлар җыелган иде. Анимация өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр: режиссерлар, рәссамнар, продюсерлар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
19 июльдә фестиваль бай программа белән дәвам итте. «Каракүз» скверында яңадан музыка яңгырады – сәхнәгә Чабаксар, Астана, Удмуртия, Адыгея, Иркутск һәм Башкортостан артистлары чыгачак.
«Креатив Процесслар фабрикасы»нда анимацион киноның конкурс күрсәтүе узды. Шәһәр паркында мультфильмнар, шул исәптән «Татармультфильм» студиясеннән «Болгар легендалары»премьералары узды. Кичә ачык һавада яшьләр дискотекасы белән тәмамланды.
«Әлмәт» үзәгендә «Каракүз-маркет» та эшли башлыйды – 50дән артык бренд кием-салым, аксессуарлар һәм хендмейд-продукция тәкъдим ителде. Монда ук Россия, Грузия һәм Үзбәкстан дизайнерлары катнашында мода күрсәтүе, шулай ук халыкара дәрәҗәдәге стилист Злата Столярованың мастер-классы узды.
Ялгызлык һәм рухи аралашу эзләүчеләр өчен кич белән «Әлмәт» үзәге янында китап клубы ачылды. Анда яраткан китаплар турында фикер алышырга һәм ачык һавада җылы атмосферада сөйләшергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia