Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

«Ак калфаклы рассамнар»

20 гыйнвардан 28 февральгә кадәр Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда «Ак калфаклы рассамнар» берләшмәсе осталары - бөтен Татарстаннан килгән хатын - кыз рәссамнарның эшләрен тәкъдим итүче «МИРАС-Наследие» күргәзмәсе уза.

Күргәзмә төрле иҗади карашларны һәм техникаларны берләштерә, рәсем сәнгатен, графиканы һәм декоратив-гамәли сәнгатьне тәкъдим итә. Һәрбер эш авторның гаилә, гореф-гадәтләр, өй учагы җылысы һәм буыннар бәйләнеше кебек мөһим темаларга уникаль карашын ача. Рәссамнарның географиясе бик киң. Ул Татарстан, Россия белән генә чикләнми. Күргәзмәдә элек Әлмәттә яшәгән, бүгенге көндә Италиядә гомер итүче рәссам ханымның да эшләре урын алган.

Балаларны, яшьләрне милли сәнгатькә, үткән тарихыбызга ныграк якынайту максатыннан без шундый күргәзмә оештырырга уйладык. Чөнки хатынкыз рәссамнар дөньяны башкача күрә. Аларның каннарында аналарда гына була торган, нәселне, үткәнне, миллилекне саклап калу халәте яши, - ди музей директоры Айдар Газизуллин.

Әйе, бу чыннан да шулай. Хатын-кыз дөньяны матурлык аша кабул итә. Алар башкалар күрмәгәнне күрергә, тоярга сәләтлеләр.

Сезне ихласлык, илһам һәм мәңгелек кыйммәтләр турында кайгырту белән тулы сәнгать дөньясына кагылырга чакырабыз. Талантлы осталарның эшләреннән ләззәт алу һәм иҗат аша аларның күңел җылысын тою мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса