Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Барысы да җирдә бәхет эше...

Хәят - ул тормыш, ул яшәү, ул синең дөньяң. Артистка Резедә Хәертдинованың тәүге китабы нәкъ шулай атала.

Театр - серле бер могҗиза, диләр. Бәхәсләшмим, шулайдыр. Ә менә театр дөньясы белән шигърият илен бербөтен итеп яши алучылар ул серле дөньяны тоеп кына калмыйлар, шунда яши беләләр. Сәхнәдә үзен ихлас, самими, чын итеп, табигый яши белгән, үз тамашачысын булдырган артистка Резедә Сафина шигърият сөючеләргә бүген Резедә Хәертдинова булып барып ирешә.

Әлмәт татар дәүләт драма театрында шигъри җанлы гына түгел, ә шуны чын шагыйрә буларак күңел дәфтәренә теркәп баручы артистка барлыгын ишеткән идем. Тора-бара каләмле артистка Резедә Хәертдинованың үзе белән якыннан танышу насыйп булды.

Резедәнең сүз куәсе бай, теле сыгылмалы, шигъриятнең тәмен, ләззәтен белеп, тоеп иҗат итә. Аның үз иҗат дөньясы бар. Ул дөнья автор иҗатындагы лирик геройның хис-кичерешләре белән, фани дөньядагы ялган, мәкер, хыянәт, бәхет, шатлык, ярату белән үрелеп бара. Тормыш чынбарлыгын оста тотып ала, аны, тәмле итеп үз фәлсәфәсенә төреп, укучы хозурына җиткерә. Шигърияттә Резедә Хәертдинованың үз кыйбласы, тоткан юлы, инанган иманы бар. Хисләргә бирелеп күкләргә күтәрелгәндә дә җирдән аерылмый ул. Җирдә нык басып торганда исә хисләре белән күкләрне иңләргә сәләтле. Моны сез укып карагач үзегез дә төшенерсез.

Бүген Р. Хәертдинованың әдәбият мәйданына чыгып әйтер сүзе бар. Бу аның тәүге җыентыгы. Әйдә, кораб булмасын, көймә булсын аның иҗади дөньясы. Ишкәкләрен киереп ишә торган, дулкыннарны ерып алга баручы, үз кояшы, үз ае булган, үз язы, көзе, үз йөзе булган шагыйрә булып танылсын. Үзе язганча, барысы да бәхет эше. Бәхетле язмыш насыйп булсын сиңа, Резедә! Иҗат юлың озын, күңелең горур, биек, каләмең нык булсын! Хәерле сәгатьтә!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса