Әлмәт театры Көнбатыш Себердән бүләкләр алып кайтты!
Әлмәт театры ике диплом яулады.
Әлмәт татар дәүләт драма театрының иҗат төркеме Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә узган «Сотоварищи» VI Бөтенроссия фестиваленнән ике диплом белән кайтты.
«Дөм» спектакле «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» һәм «Иң яхшы сценография һәм костюмнар» номинацияләрендә бүләкләр алды. Лев Толстойның шул ук исемдәге драмасы буенча Лиза Бондарь куйган «Дөм» спектакле татарча синхрон тәрҗемә белән тәкъдим ителде. Театрны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа