«ТАТАР СҮЗЕ» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлана
30 ноябрьгә кадәр гаризаны җибәрергә ашыгыгыз!
Бәйгедә Катнашучы татар телендә сәнгатьле итеп сөйләнгән әсәрне («Шигърият» яки «Проза») видеога төшереп, гариза белән бергә tatarsuze2025@yandex.ru электрон адресына яисә “Яндекс форма” https://forms.yandex.ru/cloud/664b55d090fa7bbc44556839/ тутырып җибәрә.
Катнашучыларның эшләре түбәндәге яшь категорияләре һәм номинацияләрдә бәяләнә:
а) 7 яшькә кадәр; премиаль фонд 35 000 - 50 000 сум
ә) 8-13 яшь; премиаль фонд 35 000 - 50 000 сум
б) 14-17 яшь премиаль фонд 35 000 - 50 000 сум
в) 18 яшь һәм өлкәнрәкләр; премиаль фонд 35 000 - 50 000 сум
г) үзе язган шигырьләрне сөйләүчеләр – 15 яшь һәм аннан өлкәнрәк катнашучылар;премиаль фонд 35 000 - 50 000 сум
д) иҗади гаилә; премиаль фонд 50 000 - 80 000 сум
е) профессионаллар*; премиаль фонд 50 000 - 80 000 сум
ж) Махсус номинация («Туган тел» номинациясе); 50 000 сум
* Профессионаллар (профессиональ башкаручылар) булып атказанган, халык артистлары, шулай ук театр, кино, концерт оешмалары артистлары, дикторлар, нәфис сүз осталары, театраль уку йорты укытучылары һ.б. санала
Катнашучыларның яше чикләнмәгән.
Быел чикләүләр юк! Әлеге конкурста барлык теләгән кеше дә катнаша ала, ҖЧ “Яңа Гасыр теле-радиокомпаниясе”хезмәткәрләре дә, узган ел җиңүчеләре дә.
Гаризалар 2024 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат монда
Элемтә өчен WhatsApp номеры 8(917)391-07-87
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа