Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Елки» фильмын Озчивит белән төшерү туристларны Әлмәткә җәлеп итәр дип ышаналар

Иҗат процессы мәйданчыгында барысы да Яңа елны хәтерләтә иде: кар, бәйрәмнең яшел символы һәм костюмнар.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов ышана: фильмның чираттагы эпизодын Әлмәттә төшерү туристларны җәлеп итәчәк.

Әлмәттә төшерү процессы 25 августта башланды, ике көн дәвам итте. «Әлмәт» иҗтимагый үзәге янындагы мәйданчыкта тематик антураж булдырылды. Монда барысы да Яңа елны хәтерләтә иде. Мәйданчыкта кар, чыршы, Яңа ел программасы һәм бәйрәм костюмнары.

Исегезгә төшерәбез, Әлмәткә фильм төшерү өчен Төркия сериаллары йолдызы Бурак Озчивит һәм Россия актеры Рузил Минекаев та килгән иде. Нагуманов ассызыклаганча, Әлмәт-нефть башкаласы гына түгел. Шулай ук спорт һәм мәдәни шәһәр дә.

«Без туризм һәм кунакчыллык үсешендә зур потенциал күрәбез. Шәһәр өчен мондый масштаблы проектны төшерү - бу бик кызыклы юнәлеш, без аны рәхәтләнеп хуплаячакбыз. Ышанам ки, «Елки-11» фильмы аудитория өчен тагын да кызыклырак һәм кирәклерәк булачак, шулай ук туристларның игътибарын Әлмәткә җәлеп итәчәк», – дип йомгаклады Тимур Нагуманов.

Фото: t.me/pressalmet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса