Әлмәттә яңа шәһәр китапханәсе барлыкка килде
«Әлмәт» Х «Смена» китапханәсе «Каракүз» мультимәдәни фестивале кысаларында уза торган җәйге китап фестиваленең дәвамы булып тора.
«Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә җәйге китап фестивале кысаларында «Татнефть» хәйрия фонды һәм Казанның «Смена» заманча мәдәният үзәге төзегән яңа шәһәр китапханәсе ачылды. Китапханә беренче катта урнашкан.
«Әлмәт» Х «Смена» китапханәсе «Каракүз» мультимәдәни фестивале кысаларында уза торган җәйге китап фестиваленең мантыйкый дәвамы булып тора. Китапханәнең максаты-локаль шәһәр мәдәниятен китаплар аша тотрыклы үстерү. Китапханә белән бергә сувенирлар кибете дә яңартылды, анда китапханә фондында булган китапларның бер өлешен сатып алырга мөмкин.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа