Әлмәтлеләрнең Яңа ел квестын үтеп,  Кыш бабайдан бүләк алу мөмкинлеге бар
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләрнең Яңа ел квестын үтеп, Кыш бабайдан бүләк алу мөмкинлеге бар

Квест 2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Әлмәтлеләргә яңа ел квесты үтәргә тәкъдим иттеләр, ул 2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр узачак. Бу вакыйганы "Татнефть" оештыра.

Анда катнашу өчен "Яңа еллы Әлмәт" кушымтасын йөкләргә һәм шәһәрнең Яңа ел локацияләрендә QR-кодлар җыярга кирәк.

Бүләкне Кыш бабай резиденциясендә алырга мөмкин булачак, ул 2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр 15.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.