Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт яшьләрен фотоконкурста катнашырга чакыралар

14-25 яшьлекләр катнаша ала.

Теләге булганнарны «Яшьләр күзлегеннән ефәк юлы» V халыкара фотоконкурсында катнашырга чакыралар. Җиңүчеләрне ике яшь категориясендә билгеләячәкләр: 14-17 һәм 18-25 яшь.

Катнашучыларга архитектура, һәйкәлләр һәм урбанизм темаларының берсе аша  ефәк юлының гомуми мирасын чагылдырган эшләрне тәкъдим итәргә кирәк. Иң яхшы 50 фотодан торган күчмә күргәзмә дөньяның төрле почмакларында күрсәтеләчәк.

Катнашу өчен гаризаны 31 июльгә кадәр сылтама буенча бирергә мөмкин. Җиңүчеләр профессиональ камера ияләре булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса