Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Каракүз» мирасыбыз сагында

Җәйге «Каракүз» этнофестивален әлмәтлеләр генә түгел, шәһәребез кунаклары да түземсезлек белән көтеп ала.

Әйе, нефть башкаласы кызыктырырдай, бай эчтәлекле чаралар оештыруда алда атлый.

каракүк

Менә инде өченче ел рәт-тән «Каракүз» фестивале кешеләрне берләштерүче һәм этномәдәниятнең матурлыгын, зәвыгын күрсәтүче мөһим вакыйга булып тора. Бәйрәмнең максаты - республикабыздагы күпмилләтле халыкның гореф-гадәтләрен саклау, аларга үсеш бирү.

каракүз

Этник фестиваль үз эченә берничә мәйданчыкны берләштерә. Ачылу тантанасы традиция буенча «Татнефть» компаниясенең төп бинасы каршындагы «Каракүз» скверында башланып китте. Монда аяк басу белән башка гасырга эләккән кебек. Тимерчелек, төрле үләннәрдән биокеләмнәр ясау, кәрҗиннәр үрү оста-ханәләре халыкта зур кызыксыну уятты. Биредә милли рухта ясалган би-зәнү әйберләре сату-күр-гәзмәләре, төрки колоритлы туклану нокталары, милли компонентларны саклаган уен коралларында уйнау нигезләре буенча мастер-класслар оештырылды. Шулай ук этник музыка, халык биюләре дә кунаклар күңеленә хуш килде.

«Каракүз» программасы этно рухы белән генә чикләнми, аның кысаларында заманча хореография, театрлар фестивальләре, рәсем сәнгате буенча мастер-класслар, Россиянең популяр артистларының чыгышы һәм башкалар тәкъдим ителә.

каракүз

Бу ял көннәрендә фестиваль кунакларын бард җырлары, куллану культурасы турында беренче проект белән танышу, «Азатлык» урам мәдәнияте фестивале, шулай ук рәсем сәнгате буенча осталык дәресләре, чәй тантанасы, кадакта басып тору практикасы һәм китап клубы көтә.

Фестиваль 5 августта шәһәр пляжында грандиоз джаз концерты белән тәмамланачак.

 

Резедә Шәмсуллина

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса