Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Афәрин, театр!

78 нче театраль сезон тәмамлануга нибары санаулы спектакль калды! «Ах, яки мәхәббәт элмәге» Әлмәт театры сәхнәсендә иң шәп комедияләрнең берсе!

Шул реклама безне үзенә җәлеп итте. Укучылар һәм укытучылар белән сөйләшеп, драмтеатрга «Пушкин картасы» белән сәяхәткә бардык. Укучылар әти-әниләрен һәм әбиләрен дә алдылар.

Үз гомерендә кем генә мәхәббәт элмәгенә эләкми калгандыр? Мәхәббәт бит ул – бу дөньядагы бөтен тереклекнең башлангычы. Андый элмәккә эләккән кешеләр берни күрмәс, берни ишетмәс булып, төрле мәзәк хәлләргә калып бетәр: алдашалар, аңлашалар, үпкәләшәләр, елашалар, көнләшәләр, көрәшәләр – бер сүз белән әйткәндә, яраталар! Менә шул вакыйгаларга без дә шаһит булдык. Тын да алмый йотлыгып карадык, рәхәтләнеп көлдек.

Театрыбызда Рафик Таһиров, Динар Хөснетдинов, Мәдинә Гайнуллина, Гөлнара Кәшипова, Наилә Нәҗипова, Гөлнара Вәлиева, Римма Гайсина кебек артистлар булуы белән без чиксез горурланабыз. Зур уңышлар, киләчәктә дә күңелләргә керерлек спектакльләр уйнарга насыйп булсын. Тырышлыгыгыз һәрвакыт югары бәяләнсен, башкарган эшегез ләззәт китерсен.

Ахырда, спектакльдән соң, артистлар белән истәлекле фотоларга төштек. Бу мөмкинлекләрне тудырган өчен театр директоры Фәридә Исмәгыйлевага, администратор Нәҗибә Шириевага, автобус шоферына һәм артистларыбызга мең рәхмәт.

Гөлнур Миннегалимова, Мәмәт мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса