Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт драма театры актриса Гөлнара Кашипованың юбилеен билгеләп үтте

Сәхнәдә бу сезонның премьерасы «Ах, яки мәхәббәт элмәге» күрсәтелде.

Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Кашипованың юбилеен Әлмәт театрында, актриса туган Кама — Исмәгыйль авыл җирлегенең мәдәният йортында бенефис спектакле белән билгеләп үттеләр. Сәхнәдә бу сезонның премьерасы "Ах, яки мәхәббәт элмәге" күрсәтелде.

Актриса булу теләге Гөлнара Кашипованы мәктәптән Әлмәт татар дәүләт драма театрына алып килә. Сәхнәдә эшләүдән аерылмыйча, ул Казан театр училищесын тәмамлый.

Беренче рольләре яшь артистканың якты темпераментын һәм лиризмын, аның  мавыгуын, психологик сизгерлеген һәм ышанычлылыгын күрсәтә.

Алдагы елларда Гөлнара Кашипова башка, катлаулырак характердагы рольләргә күчә: заман рухы белән сугарылган социаль геройлар актрисаның иҗади табигатенә аеруча туры килә.

Гөлнара Кашипова-хәзерге Әлмәт театрының иң якты актрисаларының берсе. Уникаль сәләтле актрисаның күптөрле төсләр палитрасы аңа сәхнәдә характерларны гына түгел, ә хатын-кыз язмышларын да булдырырга ярдәм итә. Аның һәр яңа эше тамашачылар һәм театр белгечләренең игътибарын җәлеп итә.

Актерлык эшчәнлеге белән беррәттән Гөлнара Кашипова пьесалар, театр кичәләре өчен сценарийлар яза. Театрның танылган актерлары Роза Салихова, Хөрмәт Фәйзуллин, Римма Гайсина һәм башкаларның иҗат кичәләре сценарийларын иҗат итә. Ул шулай ук шигырьләр һәм  җырларга текстлар яза.

Михаил Лермонтов буенча "Гашыйк Кәриб" спектаклендә Гөлнараның эше гадәти булмаган. Актриса спектакльдә уйнап кына калмый, ә мәхәббәт турында легенданың әдәби версиясе авторы да була.

Режиссер Искәндәр Сакаев белән бергә Әлмәт театры өчен яңа сәхнә варианты булдыралар.            "Гашыйк Кәриб" Россия һәм халыкара фестивальләргә юнәлеш алды, театрны абруйлы театр белгечләре арасында танылуга китергән бренд спектакле булды", — дип билгеләп үтте Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлова.

2010 елда "Гашыйк Кәриб" "Һөнәр " яшь режиссура фестивалендә иң яхшы спектакль дип таныла. 2011 елда "Нәүрүз" фестиваленең иң яхшы спектакле. Шул ук елда спектакль Бөтенроссия балалар фестивале жюрисының махсус дипломына лаек була.

«Алтын Сергэ» (Улан-Удэ) фестивалендә "Гашыйк Кәриб"   «Иң яхшы сценография өчен» дипломына лаек була. 2012 елда "Тантана"да спектакль "ел вакыйгасы" дип таныла.

2013 елда "Гашыйк Кәриб"  Төркиягә Мармариста сәнгать фестиваленә чакырыла. 2014 елда «Маскерадъ» фестиваленнән спектакль кабат җиңү белән кайта. Ә 2017 елда Венгриядә  Халыкара театр фестивалендә катнаша.

 

Фото: Әлмәт театры мәгълүмат үзәге

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса