Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы: Әлмәттә шәҗәрәләр фестивале узды

Бәйгенең зона турына юллама өчен Әлмәт районының 4 династиясе көрәште.

Бәйгенең зона турына юллама өчен Әлмәт районының 4 династиясе көрәште: Әлмәттән Шәңгәрәевләр, Шарлама авылыннан Вәлиәхмәтовлар-Җәләевлар, Рус Акташыннан Фокиннар һәм Югары Акташтан Якуниннар.

Фестиваль программасы ике блоктан торды: милли һәм гаилә ризыклары күргәзмәләре, шәҗәрә презентациясе белән  концерт номерын үз эченә алган гаиләнең визит карточкасы. Моннан тыш, һәр команда шәҗәрә әзерләде.

Вәлиәхмәтовлар-Җәләевлар династиясе, мәсәлән, 450 елдан артык педагогик стажга ия. Гаилә мәгариф өлкәсендә атказанган укытучылар һәм хөрмәтле хезмәткәрләр белән дан тота.

Район башлыгы исеменнән катнашучыларны Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова сәламләде.

Ике тур нәтиҗәләре буенча муниципаль этапта Шәңгәрәевлар гаиләсе җиңү яулады. Алар безнең районны фестивальнең Мөслимдә узачак зона этабында тәкъдим итәчәкләр.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса