Әлмәтнең нәни биючеләре “Сандугач сайрар илем” фестивалендә җиңү яулады
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтнең нәни биючеләре “Сандугач сайрар илем” фестивалендә җиңү яулады

“Сказка” һәм “Апельсин” төркемнәре кызлары 1 нче дәрәҗә лауреат булдылар.

Әлмәтнең олимпия резервы спорт мәктәбенең “PRESIGE” эстрада - заманча бию мәктәп-студиясенә йөрүчеләр “Рухият” программасының “Сандугач сайрар илем” балалар һәм яшүсмерләр иҗаты XXIV региональ фестивалендә ике беренче урынны яуладылар!


Җитәкчеләре - Салахова Марина Виктор кызы һәм Яббарова Адилә Фәнис кызы.