Софи Лорен яраткан баклажаннар рецепты
Пармиджано баклажаннары Италия актрисасы Софи Лоренның иң яраткан гарниры, диләр.
Ингредиентлар:
- 3 уртача баклажан
- Зәйтүн мае 200−300 гр.
- моцарелла 2 данә
- базилик
- Тоз һәм борыч
- 5−6 помидор
- 50−70 гр. пармезан
- 4−6 тырнак сарымсак
Эш барышы:
- Баклажаннарны юып, баш башларын кисеп, 1 см калынлыкта боҗралап кисергә.
- Тоз сибеп 30 минутка калдырырыга (бу әчелеген алыр өчен эшләнә), соңыннан сөртеп алырга.
- Помидорларны дүрткә кисеп майлы табага салып берничә минут тотып алырга.
- Шуңа базилик, сарымсак салып блендер белән вакларга. Тәменчә тоз һәм борыч салырга.
- Әлеге массаны кайнатып чыгаргач, пармезан салып болгатырга.
- Баклажаннарны кыздырып алгач кәгазь салфеткаларга тезеп маен саркытырга.
- Моцарелланы боҗралап кисәргә.
- Табага башта баклажаннарны, аннан соң моцарелланы һәм соусны салырга. Өстенә пармезан сибеп 200 градуска кадәр пичтә тотарга.
Ашыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа