МАЙОНЕЗДА ПЕШКӘН СКУМБРИЯ
Кирәк ингредиентлар: - 500 г балык ите; - 40 г он; - 40 г үсемлек мае; - 200 г башлы суган; - 250 г кишер; - 30 г укроп; - петрушка, тәменчә тоз, борыч.
Скумбрия балыгы итен (сөяклзреннән араланган) кисәкләп турыйбыз, онда әвәләп ике ягын да кыздырып алабыз һәм тирән эчле табага салып барабыз. Балык өстенә туралган суган, угыч аша уылган кишер, уылган сыр һәм майонез салабыз, газ миченә куеп, 15 минут пешерәбез. Бу ризыкны томат соусы белән бәрәңге янына бирәбез.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа