Мең дә бер киңәш

Кефир белән пешерелгән торт

Ингредиентлар: 1 стакан кефир

1 стакан шикәр комы

0,5 ч.к. сода

2 стакан он

1 ч.к. какао.

Крем өчен:

500 г каймак

100 г шикәр комы.

 

Коржларны әзерләү:

Бөтен ингредиентларны бутарга (камыр каймак куелыгында булырга тиеш).

Камырны икегә бүләргә, берсенә какао кушарга.

Ике корж пешерәбез. Коржны суытабыз, пычак белән икегә бүләбез.

Крем ясыйбыз: каймак белән шикәр комын туглыйбыз.

Коржларны крем белән сылыйбыз, өстенә какао сибәбез. Өч сәгать тотабыз.