Ананас пирогы рецепты
Мең дә бер киңәш

Ананас пирогы рецепты

300 әр г атланмай һәм он, 500-600 г шикәр комы, 6 консервланган ананас түгәрәге һәм шикәрләнгән чия, 4 йомырка, 6 аш кашыгы сөт.

250 г шикәр комы һәм 200 мл судан сироп әзерләргә. Аны формага агызып, табаның төбе һәм кырыйлары капланырлык итеп җәяргә. Аннары форманы 2 минутка 180 градуслы җылытылган духовкага куеп алырга.
Формага ананас түгәрәкләрен тезеп, һәркайсының үзәгенә 1әр чия куеп чыгарга. Компот чиясе кулланырга да мөмкин. Атланмайга калган шикәр комын салып, кул белән уарга. Шунда ук тугланган йомырка салып болгатырга. Болгата-болгата аз-азлап он, сөт салырга. Камырны ананаслар өстенә агызып, духовкада 40 минут пешерергә. Духовкадан алгач, 30 минут суытырга. Пирогны табынга бирер алдыннан каплап төшерергә, ягъни астын өскә әйләндерергә.