Орлык чәчү календаре
Язның бер көне елны туйдыра дип юкка әйтмиләр. Әле язга кадәр бер атнадан артык вакыт бар, шулай да...
Орлык чәчү календаре
Язның бер көне елны туйдыра дип юкка әйтмиләр. Әле язга кадәр бер атнадан артык вакыт бар, шулай да...
Һәр эшне үз вакытында эшләсәң, нәтиҗәсе күпкә яхшырак була.
Ныклы сабаклы томат үсенте-ләре булдыру өчен бакчачылар чәчү календаренә аеруча зур игътибар итәләр, чөнки ул орлыклар өчен иң уңайлы энергетикалы көннәрне сайларга ярдәм итә.
Томат орлыклары яктылык ритмнарына, дымлылыкка һәм температурага, шулай ук ай фазалары үзгәрешләренә сизгер. Үсеп килүче айда чәчелгән орлыклар тизрәк үсеп, нык шытып чыга дип санала. Дөрес сайланмаган вакыт, киресенчә, шытып чыккан үсентеләрнең сузылуына яки акрын үсүенә китерергә мөмкин.
Помидор чәчү өчен иң яхшы көннәр
Февраль: 18-23, 26-28.
Март: 1-2, 7-9, 12-14, 17, 19-23, 25-31.
Апрель: 4-5, 8-10, 13-15, 18-19, 21-28.
Иртә сортларны февральдә чәчү яхшырак — алар иртә уңыш бирергә өлгерәчәк. Уртача өлгергән һәм соңга калганнарын мартта чәчәргә киңәш ителә, үсемлекләр тигез үсеп утырсын һәм күчереп утырту вакытына үсмәсен өчен шулай эшләргә кирәк.
Пикировка өчен уңайлы көннәр:
Март: 7-9, 12-14, 17, 19-23, 25-31.
Апрель: 4-5, 8-10, 13-15, 18-19, 21-30.
Май: 3, 6-7, 11-14, 19-30.
Иң мөһиме-процедураны озакка сузмаска. Үсеп чыккан үсентеләр күчереп утыртуны начаррак кичерә һәм әкренрәк үсә.
Үсентеләрне грунтка утырту
Үсемлекләрне теплицага яисә түтәлгә күчерү- иң җаваплы этап. Томатлар яңа урынга җиңелрәк җайлашсын өчен, энергетика буенча йомшак көннәрне сайлыйлар.
Апрель (теплицалар): 13-15, 18-19, 21-30.
Май: 3, 6-7, 11-14, 19-30.
Июнь: 2-4, 7-9, 11-13, 17-26.
Утырту алдыннан туфракның +10...+12 °C ка кадәр җылынуы зарур, кырау куркынычы минималь булуын да белеп тору кирәк.
Борыч һәм баклажан орлыкларын чәчү
Февраль: 20, 21, 22.
Март: 9,15, 16, 17, 18, 19, 20, 21, 22, 25, 26, 27.
Шуны белеп тору мөһим - ачык грунтка кыраулар срогы узгач күчереп утыртырга уйласагыз, орлыкларны 9 мартта чәчәргә. Баклажан белән борычны апрельдә чәчүдән мәгънә юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia