Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш

Чикләвекнең файдасы

Чикләвектәге файдалы матдәләр сәламәтлек өчен файдалы.

 Аның белән сәламәтлек-не ныгытырга, дәваланыр-га мөмкин.
Арахис чикләвек түгел, ә кузаклылар семьялы-гыннан. Ул аксым, үсем-лек майлары, фолий кислотасы, А, D, Е, К, В1, В2, PР, С витаминнарына, натрий, кальций, магний, фосфор, цинкка бай. Нерв тукымалары, йөрәк, бавыр эшчәнлеген яхшырта. Холестеринны киметә, күзәнәкләрне яңарта, картаюдан саклый.
Әстерхан чикләвеге А, В1, В2, Е, РР, С витамин-нарына, клетчатка, тимер, кобальт, цинк, калий, магний, кальций, йод, фосфорга бай. Формасы буенча баш миенә охшаган, аның акыл эшчәнлегенә уңай йогынты ясавы да хак. Ул йокысызлык, гельминтоз, дерматит, нерв тайпылышлары, йөрәк чирләре, гиперто-ния, авитаминоз, азкан-лылыктан ярдәм итә. Бавырны чистарта, имму-нитетны ныгыта, кабыгы тире авыруларын дәвалау өчен кулланыла.
Урман чикләвеге (фундук) сахароза, каротин, тимер, цинк, В1, В2, С, Е, РР витамин-нарына, аксымга бай. Эчәк авырулары, азкан-лылык, авитаминоз, рахит, колит, бөердә таш булганда ярдәм итә. Урман чикләвеге ипидән берничә тапкыр туклык-лырак. Анда матдәләр алмашын яхшыртучы, организмда картаю про-цессларын акрынайта торган майлар бар.
Фисташка яшелрәк бул-ган саен сыйфатлырак. Ул А, В1, Е витаминнарына, тимергә бай. Тонусны күтәрә, организмны ныгыта, йөрәк тибешен җайга сала, баш мие, бавыр эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, көч кертә, канны чистарта, ир-атның җенси куәтен арттыра.
Кедр чикләвегендәге (кедр) витаминнар һәм минераль матдәләр башка чикләвекләрдәгедән күбрәк. Анда А, D, В1, В2, В6, В12, С, РР вита-миннары, клетчатка һәм фруктоза бар. Авитами-ноз, гипертония, йөрәккан тамырлары, ашказаны-эчәк тракты чирләреннән ярдәм итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса