Чәчәкләрегез кышка әзерме?
Ноябрь аенда бакчада кышлаячак чәчәкләр хакында да онытмыйк.
Ноябрь аенда бакчада кышлаячак чәчәкләр хакында да онытмыйк. Тискәре температуралар башланып, җир бераз туңа төшкәч кенә суганлы чәчәкләрне каплап куярга кирәк. Аларны иртә каплау яхшыга илтмәс, чөнки берничә көнгә генә сузылган җылы һава торышы күзәтелсә дә, суганчаларның яшел яфрак бирүе мөмкин. Суганлыларның өсләрен ябу өчен алдан әзерләп куелган урман яфраклары, пычкы чүбе, торф вагы һ.б. кулланыла. Аларны чәчәк түтәленә 10-15 см. калынлыгында җәеп, өсләренә чыршы, нарат ботаклары ташлагыз. Әлбәттә, бу эшләрне җилсез, коры көнне башкарырга кирәк. Кышын, әгәр кар аз төшсә, түтәлләр өстенә тирә-яктан кар да өеп куярга онытмагыз.
Бу чорда иң мөһим эш – базга саклауга салынган яшелчәләрне даими тикшереп, бозылганыннан арын-дырып тору. Кәбестә аерым игътибар таләп итә. Әгәр аның өске яфраклары кипкән икән, куркырлык берни дә юк, коры яфрак эчендә кәбестә яхшы саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia