Каркаде чәен яратасызмы?
Каркаденың файдасы зур.
Каркаде чәен яратасызмы?
Үсемлекнең кызыл төс бирүче матдәсе антициан дип атала һәм ул кан тамырларына уңай йогынты ясый. Каркаде чәе иммунитетны күтәрә, салкын тиюдән саклый, ашказаны эшчәнлеген яхшырта, температураны төшерергә ярдәм итә. Шулай ук, организмнан токсиннар һәм шлакларны чыгаруда да аның файдасы зур.
Яфрагында булган антиоксидантлар яман шеш белән көрәшергә ярдәм итә һәм, гомумән, бу чиргә каршы көчле профилактик чара булып тора. Даими кулланганда ул күрү сәләтен дә яхшырта.
Каркадеда булган кирәкле витаминнар һәм микроэлементлар баш миен эшләтеп җибәрә һәм нәкъ менә шуңа да аны акыл эше вакытында ешрак эчәргә киңәш ителә.
Бу эчемлек кызыклы үзенчәлеккә ия: чәй кайнар һәм салкын килеш организмга төрлечә тэәсир итә. Кайнар каркаде кан басымын күтәрә, энергия кертә, активлаштыра, ә салкыны, киресенчә, кан басымын төшерә һәм тынычландыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia